Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары «Илһам» бөтенроссия конкурсының I тур җиңүчеләре булды

Лениногорск районыннан 5 укучы катнашты.

Күптән түгел Мөслим районында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үткәрелде.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә уздырыла әлеге бәйге.

2025 елда конкурсның беренче этабында шигърият, проза, драматургия һәм публицистика юнәлешләрендә 680гә якын эш кабул ителгән. Экспертлар комиссиясе 300 эшне сайлап алган. Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән дә катнашучылар бар.

“Илһам” бәйгесенең зональ турлары Чистай, Казан, Арча, Чаллы, Мөслимдә үтә. Лениногорск районы укучылары Мөслимгә чакырылган иде.

11нче гимназиянең “Чишмәкәй” түгәрәгендә каләм тибрәткән укучылар: Динекаев Дамир, Хазиева Риана, Дәүләтшина Иркә катнашты, алар иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Шулай ук Иске Иштирәк мәктәбеннән Рәзинә Һәм Рузилә Мортазина да бу бәйгедә катнашты.

Укучыларга I тур җиңүчеләре дигән сертификат тапшырылган.

Ә җиңүчеләрне исә 23 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак финал этабына бүләкләү тантанасына чакырачаклар. Әлегә финалга алынучылар исемлеге әйтелми.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев