Лениногорск укучылары өчен карьера навигаторы эшләтеп җибәрделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары өчен карьера навигаторы эшләтеп җибәрделәр

Февраль ае башыннан Лениногорск Мәшгульлек үзәге “Карьера навигаторы”н эшләтеп җибәрде,

ул Лениногорск районының 8-11нче сыйныф укучылары өчен.

“Проектның төп максаты – мәктәп укучыларына һәм студентларга аңлы рәвештә һөнәр сайларга һәм эшкә урнашуга индивидуаль юл булдырырга ярдәм итү”, - дип аңлатты Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шагиева.

Февраль аенда  кадрлар үзәге профконсультанты Наталья Давыдова 6 белем бирү учреждениесендә 218 укучы белән һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрде.

Укучылар профориентацион тест уздылар, нәтиҗәдә үзләренең һөнәри юнәлешләре турында белделәр.

«Аларның һәрберсе булачак һөнәрне дөрес сайлар дип ышанабыз”, - диде Лилия Шагиева.

 

фото: ЦЗН

 


Нет комментариев