Лениногорск укучылары татар теленнән республика олимпиадасы призерлары булды
Татарстанда рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.
Олимпиада 2026 елның 2-4 февралендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды.
Олимпиадада республиканың 35 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 321 укучы катнашты.
Олимпиадада катнашучыларның эшләрен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре һәм Казан педагогика көллияте укытучыларынан торган компетентлы жюри бәяләде.
Лениногорск шәһәре мәктәпләре укучылары да әлеге олимпиадада катнашып, призерлар булды.
2нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы - Магсумов Марсэль
7нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы - Хасанова Амирә
12нче лицейның 5нче сыйныф укучысы – Хаертдинова Айзилә
Укучыларны һәм аларны олимпиадага әзерләгә укытучыларны котлыйбыз. Афәрин! Зур җиңү бу!
фото: Мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев