Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары «Живая классика» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы лауреатлары булдылар

«Живая классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.

 

Ул 20 һәм 27 мартта ике турда шәһәр һәм район мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен үтте, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.

Конкурста  белем бирү учреждениеләреннән 43 укучы катнашты. Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

Беренче тур 7нче мәктәптә, авыл мәктәбе укучылары өчен Шөгер мәктәбендә үтте. Икенче тур 27 мартта Балалар иҗат йорты базасында узды. Укучыларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча "Живая классика " Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүчеләр билгеләнде:

1 урында -  Бострикова Елизавета, 6нчы мәктәпнең 6 сыйныф укучысы (укытучысы Шигапова И. В.);

2 урында -  Дәүләтшина Динара,  12нче лицей,  10 сыйныф укучысы (укытучысы. Хаертдинова Л. И.);

3 урында -  Куропаткин Кирилл, 11нче гимназия, 5 сыйныф укучысы (укытучысы Зубаирова А.У.)

Алар  30 мартта Казанда узган конкурсның региональ  (төбәк) этабында шәһәребезне тәкъдим иттеләр. Бострикова Елизавета һәм Дәүләтшина Динара «Живая классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар.

 

Фото: Мәгариф идарәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев