Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы бара.
Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмый калу максатларында урман участокларында көчәйтелгән патруль эшли. «Чыршы» («Ель») операциясе шушы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салына, дип хәбәр итә Лениногорск урман хуҗалыгы.
Рамия Гарифуллина фотосы
Нет комментариев