Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә яңа табиб-терапевт эшли башлады

Яңа кадрлар.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә яңа табиб – участок терапевты Мариана Корбан кызы Абдулмуталипова, дип хәбәр итә үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте.

 Мариана Корбан кызы медицина белеме алган: 2018 елда ул «Дәвалау эше» белгечлеге буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Дагыстан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Аннары  Дагыстанның Кизляр үзәк район хастаханәсендә  терапевт булып эшләгән һәм пациентлар белән көндәлек эштә практик тәҗрибә туплаган.

Мариана Корбановнаның һөнәри үсешендә мөһим этап — 2023 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча беренчел аккредитация узу.  аккредитация табибның медицина ярдәме күрсәтүнең заманча стандартларына туры килүен һәм сыйфатлы эш өчен кирәкле актуаль белем һәм күнекмәләргә ия булуын раслый.

1 июльдән Мариана Корбан кызы Лениногорск үзәк район хастаханәсе командасына кушылды. Биредә ул пациентлар кабул итәчәк, авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнәчәк һәм үз участогында яшәүчеләргә сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итәчәк.

 

фото: ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев