Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә Казан ординаторлары эшләде

1 ай дәвамында эшләү процессы барды.

 Бер ай дәвамында Лениногорск үзәк район хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы ординаторлары эшләде. Өч ординатор: Вероника Данилова,  Рөстәм Хәйруллин,  Анна Зайкова  поликлиникада пациентларны кабул иттеләр, диспансеризация төркеме  пациентлары белән эшләделәр, диспансеризация үткәрүдә катнаштылар. Яшь белгечләр  гомумпрактика табибы мөдире Александр Циберкин җитәкчелегендә эшләде.

Лениногорск баш табибы Равил Шагиев ординаторларга башкарган хезмәтләре һөчен рәхмәт белдерде.

 — Лениногорск шәһәрен стажировка урыны итеп сайлавыгыз өчен зур рәхмәт. Бер ай эчендә сез шәһәребез халкы сәламәтлегенә лаеклы өлеш керттегез. Сезгә тагын да зуррак уңышлар, һәм, әлбәттә, яңадан безгә кайтуыгызны телим! — диде ул.  Яшь табибларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу хакта Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев