Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзенең 257 укучысын зур тормыш юлына чыгарды (+ чыгарылыш кичәсеннән фотолар)

Әнә шуның кадәр укучы 11нче сыйныфны тәмамлап, кулларына аттестат алды.

Шәһәребезнең Үзәк мәйданында чыгарылыш кичәсе үтте. Матур күлмәкләр, костюмнар кигән кызлар-егетләрнең шатлыктан йөзләре балкый. Алар күңелендә әле иң матур хыяллар, зур-зур планнар.

Әлбәттә, хыялларны чынга ашыру өчен укучылардан, хәзер инде алар чыгарылышлардан тырышлык, максатчанлык та таләп ителә. Лениногорск районы укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнарын йөз баллга тапшыручы укучылар – алтау (узган ел өчәү генә булган).

Шулардан дүрт укучы – 6нчы мәктәптән. Калган икесе –  5нче һәм 8нче мәктәптән. Имтиханны рус әдәбиятыннан 100 баллга тапшыручылар: 5нче мәктәптән Сабина Баландина (укытучысы Ольга Бострикова), 6нчы мәктәптән Ирина Васильева  (укытучысы Ирина Шигапова), Азалия Абдувәлиева, 8нче мәктәп (укытучысы Лилия Фәттахова). Рус теленнән 100 баллга тапшыручылар: 6нчы мәктәптән Ксения Блажнова (укытучысы Ирина Шигапова), 6нчы мәктәптән Софья Калинка (укытучысы Ирина Шигапова). 6нчы мәктәп укучысы Никита Храмов физика буенча 100 балл җыя алган (укытучысы Наталья Рахманина).

“Укытучы белән укучы арасында ныклы белем, кайгырту, аңлашучанлык булганда гына зур нәтиҗәгә ирешеп була”, - диде тантаналы кичәдә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин.

Быел “Укуда аерым уңышлары өчен” Россия медаленә лаек булучылар – 56 чыгарылыш. Быелгы чыгарылышның үзенчәлеге: “Укуда аерым уңышлары өчен” медаленең беренче һәм икенче дәрәҗәләрен тапшырдылар. Югары уку йортына кергәндә көмеш медаль өстәмә – 3 балл, алтын медаль 5 балл бирә. Медальгә ия булучы кызларны-егетләрне кызыл келәм аша әти-әниләре белән бергә уздырдылар.

Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин котлады. Тимәш мәктәбенннән Альмира Мусатҗанова – медальгә лаек укучы. Тырыш кыз 9нчы сыйныфка кадәр Сугышлы мәктәбендә укыган, аннары – Тимәш мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган. Бердәм дәүләт имтиханында биология фәнен сайлаган, хыялы – клиник психология юнәлеше буенча укырга китү.

“Сугышлы мәктәбендә класс җитәкчебез – Фәния Әхмәтова булды. Ул биология фәнен яхшылап аңлатты, шушы предметка хөрмәт уятты”, - ди Альмира. Әти-әнисе Айрат һәм Гүзәл кызларына уңышлар тели.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе үз чыгышында төрле фән олимпиадалары призерларын билгеләп узды. 2нче мәктәптән – Богдан Картежников физкультура буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры, ул шулай ук физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры. Тимәш мәктәбеннән Альмира Мусатҗанова –  рус теленнән республика олимпиадасы региональ этабы призеры.

Укучыларның уңышларында укытучылар һәм әти-әниләр өлеше зур. Һәр укучысы өчен борчылып торган педагогларга, баласы янында терәк булып торган әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен Рәгать Хөсәенов, Вагиз Санатуллин җиткерделәр. Әнә Миләүшә һәм Рамил Шәңгәрәевлар өчен ул көнне икеләтә шатлык: кызлары – Назилә Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбен медальгә тәмамласа, уллары – Нияз югары уку йортын тәмамлап, диплом яклап кайткан. Группада берүзе “5”ле билгесенә яклаган да, сеңелесенең бәйрәменә кайтырга ашыккан.

Назилә башта Иске Иштирәк мәктәбендә белем ала, анары Шөгер мәктәбендә. Иҗади гаиләдә туып-үскән кыз да кечкенәдән җырга-бию сәләтле. Әлегә кайсы юнәлеш буенча укырга китәсен аның алдан әйтәсе килми, ә без аңа күңел түрендә йөрткән хыялы чынга ашсын дип телибез.

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 июль санында булачак.

Розалия Мостафина, Гүзәлия Нигъмәтзянова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев