Лениногорск Ветераннар советы активистлары гражданнар сугышы герое һәлак булган урында булып кайттылар
Лысая гора дигән җирдә.
Лениногорск шәһәр һәм район ветераннар советының активистлары гражданнар сугышы герое Александр Кондратьев һәлак булган җиргә – Лысая гора дигән дигән тау битендә булдылар. Ул районыбызның Дурасово авылы янында урнашкан.
Александр Кондратьев – тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елдан – Кызыл Армиядә, Невельский полк комиссары була. 1918 елның 10 октябрендә Лениногорск районы Дурасово авылы янындагы сугышта комиссар Александр Кондратьев батырлык күрсәтә. Кызыл Армиячеләр төркемен ак гвардиячеләр камалышка ала. Барлык иптәшләрен югалтканнан соң, комиссар Кызыл Армиячеләр килгәнче сугышуын дәвам итә. Әсирлеккә бирелергә теләмичә, герой соңгы пулясын үзе өчен калдыра.
Кондратьевның героик гамәле тарихта кискен борылыш була. Үлгәннән соң Александр Кондратьев Совет Республикасының беренче ордены – Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул Санкт-Петербург зиратында җирләнгән.
2021 елда Александр Кондратьев истәлегенә Лениногорскида, Ветераннар советы бинасы каршында һәйкәл ачылды.
Ветераннар советы активистлары, ветераннар әлеге тауга барып кайттылар. Алар монда истәлек ташы урнаштырырга дип сөйләштеләр. Туган якны өйрәнү буенча шөгыльләнүче Наил Сәйдәшев әлеге урынны эзләп табу эшләре алып бару турында хатирәләре белән бүлеште.
фотолар: ветераннар советыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев