Лениногорск Ветераннар советында өлкәннәр көне уңаеннан чаралар дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Ветераннар советында өлкәннәр көне уңаеннан чаралар дәвам итә

Халыкара өлкәннәр көне Ветераннар советында һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Ул тулы бер ункөнлек булып дәвам итә. Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова хәбәр иткәнчә,  "Ветеран" клубының туган якны өйрәнүчеләре ветераннар советының мемориаль үзәгендә булганнар.

Рәсим Муллович Гәрәев "Сукман-родина предков, или история одной татарской  деревни" дигән китабын бүләк иткән.

"Ветеран" туган якны өйрәнү клубы җитәкчесе Наил Идрисович Сәйдәшев Казанда узачак Бөтендөнья татарлары конгрессы конференциясендә чыгыш ясау өчен әзерләгән доклады белән таныштырган. Аның доклады - Лениногорск муниципаль районы Ветераннар советының туган якны өйрәнү буенча эшчәнлеге турында. Конференция 19 октябрьдә узачак.

 

 

 


Нет комментариев