Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Ветераннар советында полиция вәкиле олы буын белән очрашты

Полиция вәкиле белән очрашу финанс алдаудан саклануның актуаль ысулларына багышланган иде.

Лениногорск Ветераннар советында мөһим һәм мәгълүмати очрашу узды. Ветераннар хәрәкәте активистлары янына кунакка Лениногорск эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Шукова Екатерина Сергеевна килде.

Әңгәмә темасы очраклы гына сайланмады, мошенниклык һәрвакыт актуаль  булып кала. Сүз телефон мошенникларына каршы тору турында барды. 

Екатерина Сергеевна  аңлатканча, хәзерге заман җинаятьчеләре аралашуларын профессиональ алып баралар. Алар  төрле тактикалар кулланып якын киләләр: таләпчән һәм түземсез янаулардан алып,  кайгыртучан, ягымлы үгетләүләргә кадәр. Киң таралган ысул булып банк картасын блокировкалау  яки акча урлау омтылышы турындагы хәбәрләр белән куркыту кала.

Полиция вәкиле мошенникларның даими рәвештә үз арсеналын киңәйтүләренә һәм төрле оешмаларның: банкларның, социаль хезмәтләрнең һәм элемтә операторларының хезмәткәрләре роленә керүләре турында сөйләде.

Екатерина Шукова ветераннарга үзләрен ничек сакларга икәнлеге турында төгәл һәм гади киңәшләр бирде.

Иң дөрес саклану чарасы -  таныш булмаган кешенең   финанс мәсьәләләре турында фикер алышырга тырышуын ишетүгә сөйләшүне өзәргә.  

Очрашу  ачык диалог форматында узган. Ветераннар  конкрет хәлләргә кагылышлы сораулар биргәннәр  һәм тулы җаваплар алганнар.

 

Лениногорск шәһәр һәм район ветераннар советы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев