Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Ветераннар советында «Сугыш чоры балалары» клубы утырышы узды

Лениногорск Ветераннар советында “Сугыш чоры балалары” клубының утырышы Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына багышланды.

Ул көнне ветераннар советына 40нчы елларда әле балалык чорында булган малайлар-кызлар җыелды, бүген инде алар чал чәчле, тәҗрибәле, тарихны саклаучы затлар. Алар үзләренең авырлык белән үткән балачакларын искә алдылар.

Әйтик, 97 яшьлек Минзагит Нафиков  җир сөрү эшендә ярдәм итүләрен сөйләде, “Безнең девиз: “Барысы да фронт өчен”, “Барысы да Җиңү өчен” иде”, - ди ул. 

Олы буын вәкилләре бүген дә илебездә барган хәрби операциядән читтә калмый, алар булышу җаен карыйлар. Шул хакта да сөйләшеп алдылар. 

Чара Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды. Олы яшьтәгеләрне район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамис Галиев сәламләде. Ветераннарга бүген дә сафта булулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова шушы бинадагы “Вакытлар элемтәсе” музее буенча экскурсия уздырды. 

Бер минут тынлык белән Ватан сугышында һәм СВОда һәлак булганнарны искә алдылар. 

Клуб утырышы чәй эчү, яраткан җырларны башкару белән тәмамланды. «Оптимистлар» ансамбле кунакларны концерт программасы белән котлады. Сугыш чоры балалары үзләренә карата игътибарлы, ихтирамлы булулары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

фотолар: ветераннар советыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев