Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ветераннары «Балкыш» республика фестиваленең зона этабында катнаштылар

24 мартта Әлмәттә «Балкыш» XI республика фестиваленең зональ этабы узды.

Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан өченче буын вәкилләре җыелды.

Быел Лениногорск районын тәкъдим итүче ансамбльләр һәм солистлар арасында: "Сударушка", "Зиләйлүк",  "Музыкальный калейдоскоп", бию ансамбле "Изюминки", "Надежда" ветераннар хоры,  мордва ансамбле “Пизелне” (Мордва-Кармалка клубы),  бар иде,  солистлар: И. Камалов,  В. Гаврилова,  Г. Кабирова,  Т. Ялаева җырлар башкарды. 

Чыгышларны шәһәр һәм район Ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова һәм Мәдәният сараеның  халык традицияләре бүлеге мөдире Неля Чубатова оештырды. 

Фестивальнең жюри әгъзалары артистларыбызның талантын билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә Мәдәният сарае.

 

фотолар: Мәдәният сарае

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев