Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск волонтеры Зөлфирә Мортазина махсус операция хәрбиләре өчен оекбашлар бәйли

Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») төркеме волонтеры Зөлфирә Мортазина махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә калын җептән җылы оекбашлар бәйли.

Бәйләнгән оекларның кереше Татарстан флагы төсләрендәге яшел, ак һәм кызыл горизонталь сызыклар белән бизәлгән.

Оекбашлар хәрбиләрне салкыннарда җылытып кына калмаячак, солдатларга уңыш китерәчәк, дошманнан саклаячак, дип ышана активист.

Лениногорскида яшәүче Зөлфирә Мортазина  2022 елдан бирле «Ярату һәм догалар белән» волонтерлык хәрәкәте актив катнашучысы. Оста куллы Зөлфирә ханым бәйләгән 39нчыдан алып 44нчегә кадәр үлчәмдәге 200дән артык оекбаш хәрбиләрнең аякларын җылыда саклый.

«Бер пар оекбаш бәйләр өчен ике көн вакыт таләп ителә. Җепне Лениногорскига безнең волонтер, Злой позывный элеккеге хәрби Сергей Дмитриев китерә. Махсус операциядә җәрәхәтләнгәннән соң ул хәрби егетләребезгә гуманитар йөк илтү өчен алгы сызыкка йөрүен дәвам итә. Җепне Мәскәүдән кайтартабыз», - дип сөйләде Зөлфирә Мортазина.

Моннан тыш, ул урын-җир җәймәләре һәм мендәр тышлары тегә. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр алардан мендәрләр әзерләячәк.

«Кул кушырып утырырга вакыт юк!» – Зөлфирә Мортазинаның тормыш девизы. Ул шулай ук «Ярату һәм догалар белән» волонтерлар штабында маскировка челтәрләре үрә.

Бирегә ул атнага бер тапкыр төрле ашлар салынган банкалар алып килә.

«Борчак, арпа ярмасы, фасольле аш, щи - мин шундый ашлар әзерлим. Моның өчен зур казанда яшелчәләр пешерәм, аннары әзер катнашманы стерильләштерелгән банкаларга консервлыйм. Хәрбиләргә банканың капкачын ачарга һәм ашны кайнар суга салып болгатырга гына кала – әнинеке төсле өй ашы әзер!» - дип аңлатты Зөлфирә Мортазина.

 

Чыганак

фото: Ильмира Гареева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев