Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хастаханәләре бәйрәм көннәрендә ничек эшли?

Билгеле булганча, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре була.

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булып тора. Бәлки, кирәк булуы бар дип, хастаханәләр, поликлиникаларның бәйрәм көннәрендә эш графигын тәкъдим итәбез.

Үзәк район хастаханәсе поликлиникасы

30, 31 декабрьдә кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлеге 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.

3 гыйнварда 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр участок табиб-терапевты, баш табибның поликлиника ярдәме буенча урынбасары, табиб-травмотолог, табиб-невролог, процедура кабинеты, бәйләү кабинеты, “больничный”лар бирү кабинеты, поликлиниканың өлкән шәфкать туташы, кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлеге, өйләргә чакырулар кабул итү, белешмә “тәрәзәсе” эшли.

Медсанчасть поликлиникасы

5 гыйнварда 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр участок табибы-терапевты, табиб-невролог, табиб-хирург, поликлиниканың өлкән шәфкать туташы, кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлеге, бәйләү кабинеты, “больничный”лар бирү кабинеты, өйләргә чакырулар кабул итү, белешмә “тәрәзәсе” эшли.

Балалар поликлиникасы

3 гыйнварда 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр табиб-педиатр, Балалар поликлиникасы мөдире, өлкән шәфкать туташы, “больничный”лар бирү кабинеты, өйләргә чакырулар кабул итү, белешмә “тәрәзәсе” эшли.

5 гыйнварда 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр табиб-педиатр, “больничный”лар бирү кабинеты, өйләргә чакырулар кабул итү эшли.

Стоматология кабинеты

2 гыйнварда 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр терапия, хирургия, балалар бүлекләре табиб-стоматологлары, рентген-кабинет (кичектергесез стоматология ярдәме күрсәтү) эшли.

6 гыйнварда 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр терапия, балалар бүлекләре табиб-стоматологлары, рентген-кабинет (кичектергесез стоматология ярдәме күрсәтү) эшли. Хирургия бүлеге стоматологы 9.00дан 11.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

 

Хатын-кызлар консультациясе

4 гыйнварда 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр дежур акушер-гинеколог, табиб-терапевт, “больничный”лар бирү кабинеты,  белешмә “тәрәзәсе”, өлкән акушерка, УЗИ кабинеты эшли. Процедура кабинетына 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр килергә була.

 

Шөгер участок хастаханәсе

3 гыйнварда 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр табиб-терапевт, белешмә “тәрәзәсе” эшли.

 

Иске Куак табиблык амбулаториясе

3 гыйнварда 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр өлкән фельдшер кабул итә.

Фельдшер-акушерлык пунктлары

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр ФАП медицина хезмәткәрләре дежурлык итә.

 

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев