Лениногорск ЗАГС бүлеге белгече бүләкләнде
***
Күптән түгел, 18нче декабрьдә Казанда ЗАГС хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
ЗАГС органнары хезмәткәрләре үз бурычларын җылылык, төгәллек белән башкаручылар.
Əлеге матур чарада Лениногорск районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге баш белгече Исламова Лена Ринат кызы да бүләкләнде.
Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен” Рәхмәт хаты тапшырды. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз.
фото: Лениногорск ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев