19 сентябрьдә ЗАГС бүлегендә Рәшит Киам улы һәм Асия Камил кызы Вилдановлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Рәшит Киам улы һәм Асия Камил кызы – зур хезмәт ияләре. Хәзер инде пенсиядә. Гомер буе Шөгер авылында яшиләр, зур йортлары бар, хуҗалык алып баралар.
Дүрт бала үстергәннәр, хәзер 11 оныклары бар.
Асия Камил кызы-кунакчыл, пөхтә, кайгыртучан хатын, әни һәм әби.
Рәшит Киамович-сабыр, кайгыртучан ир, әти һәм бабай.
Ирле-хатынлы Вилдановлар беркайчан да эшсез утырмыйлар. Аларның иркен йортының ишекләре балалары һәм якыннары, дуслары, күршеләре өчен һәрвакыт ачык. Җәен алар бакчада яшелчәләр үстерәләр.
Тантаналы көндә аларны балалары һәм якыннары котлады, ә ЗАГС бүлеге хезмәткәре Вилдановларга 45 ел бергә яшәү турындагы юбилей таныклыгы тапшырды.
Традиция буенча аларның исемнәре Лениногорск районының юбилярларының мактау китабына кертелде.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән


Нет комментариев