Лениногорск ЗАГС бүлегендә – балалар иҗаты күргәзмәсе
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә – балалар иҗаты күргәзмәсе

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күргәзмә.

Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә бүлек хезмәткәрләре һәм М. Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары укучыларның  рәсемнәреннән күргәзмә оештырды. 

Экспозициядә 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге укучыларның эшләре тәкъдим ителгән. Рәсемнәр танылган һәм популяр рәсем техникасы белән ясалган: акварель, гуашь, карандаш. 

Балалар рәсем сәнгатенең төрле жанрларын оста башкарганнар. Күргәзмәдә пейзажлар, натюрмортлар, портретлар тәкъдим ителгән. Һәрбер эш кабатланмас.

Балалар рәсем сәнгате  мәктәбе укытучылары: Т. Аглиуллина, Т.Постнова, Л. Анисимова, Э. Толстова, Э.Галләмова, А. Вәлиуллина үз укучыларын күзәтергә өйрәткәннәр, ә укучылар үзләренең осталыкларын һәм хисләрен кәгазьгә яки киндергә төшерергә өйрәнгәннәр.

ЗАГС бүлеге укытучыларга һәм балаларга башкарган эшләре һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен зур рәхмәт белдерә, дип хәбәр итә бүлек.


Нет комментариев