Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Гаилә атналыгы» узачак
Тиздән гаилә бәйрәме.
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән 8 июльгә кадәр «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» дип исемләнгән «гаилә атналыгы» узачак. Ул 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көненә багышланган.
Республикада «Гаилә атналыгы» кысаларында 600дән артык чара үткәрү планлаштыра.
Лениногорск ЗАГС бүлеге мәйданчыкларында туу турында таныклыкны тантаналы тапшыру, тантаналы рәвештә исем кушу, юбиляр гаиләләрне тәбрикләү, никахларны теркәү, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру кебек чаралар үткәреләчәк.
Лениногорскида 5 июльдә 16.00 сәгатьтә «Юбилейный» паркында гаилә бәйрәме чарасы узачак. Бу көнне 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәүче лениногорскилыларны котлаячаклар, концерт программасы да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев