Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Гаилә белеме» һәм «Батырлык сәгатьләре» дәресләре үткәрелде
ЗАГС бүлегенә 7 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары килде.
Алар өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гаилә белеме» һәм «Батырлык дәресе» дәресләре үткәрелде.
Беренче өлештә балаларга гаиләнең ничек барлыкка килүе һәм борынгы җәмгыятьтән бүгенге көнгә кадәр озын юл үтүе турында сөйләделәр. Балалар гаилә турындагы мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлаулары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, гаилә турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, сораулар бирделәр. ЗАГС органнарының үсеш тарихын, аның хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүен кызыксынып тыңладылар.
Дәреснең Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган икенче өлешендә укучылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын - 23 февраль турында белделәр. Безнең илгә яклаучылар булу никадәр мөһим, Россия армиясендә нинди гаскәрләр бар, шуңа кагылышлы викторинада катнаштылар. Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан бабалары турында сөйләделәр. Балалар үзләренең бабаларының батырлыкларын хәтерли, димәк, гаиләләрдә алар белән әңгәмәләр алып барыла. Укучылар «Безнең геройларга» акциясендә СВОда катнашучы якташларыбызга открыткага кул тамгаларын куйдылар.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев