Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гордеевлар гаиләсе бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үттеләр
5 ноябрьдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гордеев Николай Александрович һәм Зөлфия Габделхак кызын хөрмәтләделәр.
Алар менә 45 ел дәвамында шатлыгын-борчуын үзара бүлешеп яшиләр.
Гаилә башлыгы – Николай Александрович “Лениногорскнефть” ПРСта күп еллар хезмәт иткән. Хәзер лаеклы ялда, әмма актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә, кулыннан эш килә, барысын да белә, хәтта бәлеш тә пешерә. Яшелчәчелек, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнә, балык тоту белән мавыга. Әлбәттә, гаилә эшләрдә аңа ярдәм итә.
Зөлфия Габделхаковна 1979 елдан алып бүгенге көнгә кадәр үзен педагогикага багышлаган ханым. "Родничок" 14 нче балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшли. Балаларны һәм үз һөнәрен бик ярата.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен юбилярлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Гордеевларның бер кыз һәм бер ул һәм биш оныгы бар. Еш кына барысы бергә җыелырга тырышалар. Корбан бәйрәмен дә, Пасханы да, башка бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәләр.
Тантаналы вакыйга уңаеннан котлауларны балалары һәм якыннары җиткерде, ә ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гордеевларга «сапфир» туйны теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырды.
Традиция буенча аларның исемнәре Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына кертелде.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев