Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә яшь парны коймак белән сыйладылар

Бу атнада Май чабу (Масленица) атнасы уза.

Май чабу (Масленица) атнасында никахлашкан яшь парларны бәйрәмнең традицион ризыгы – коймак белән сыйларга булдылар.

 Май чабудан яз башлана, кояш нурлары астында табигать уяна, кояш күк йөзендә күбрәк вакыт үткәрә. Россиядә элек – электән Масленицага туй ясау – яшь парларга мәхәббәт һәм татулык, тыныч, тормыш вәгъдә итә торган яхшы билге дип саналган, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.

Бүген, Май чабу атнасы тәмамлану алдыннан, Лениногорск ЗАГС бүлегендә тематик никах теркәлү узды. Бүлек хезмәткәрләре тантанага үзенчәлекле төсмер бирергә тырыштылар: самавыр, клиндерләр һәм  коймак белән фотозона әзерләделәр.

ЗАГС бүлеге белгечләре яшь парларга Семен белән Юлиягә бер – берсен Масленицаның төп традицион ризыгы – коймак белән сыйларга тәкъдим иттеләр һәм аларның гаилә тормышы балда,  майда барсын  дип теләделәр.

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Май чабу атнасында барлыгы алты пар никахларын теркәгән.

фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев