Лениногорск ЗАГС бүлегендә матур датада бик күп гаиләләр барлыкка килде
Күп кенә яшь парлар матур туй датасын сайлап, гаилә тормышында да уңыш елмаячак, дип саный.
25.07.2025 – җәйге көзгеле (зеркальная) дата. Нумерологиягә ышансаң, матур туй даталарында берничә бертөрле санны берләштерү үзендә уңай энергетика йөртә.
Бу көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә 19 яшь пар никахларын рәсмиләштерде. Бу үзенчәлекле көнне Лениногорскиның Никахлашу сараенда бөтен тирә-як тылсым белән тулган кебек тоелды. Бу якты һәм шатлыклы вакыйга, ул безгә дөньяда мәхәббәт, бәхет һәм татулык өчен урын барлыгын искә төшерә, дип хәбәр итәләр ЗАГС белгечләре.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев