Лениногорск ЗАГС бүлегендә никахлашучылар гаилә белән сайлауларда катнашачагын белдерделәр
Лениногорск ЗАГС бүлегендә пәнҗешәмбе көн булса да туйлар узды.
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, Галимов Хәлил Маликович белән Валишина Гүзәл Марселовна, Хаминов Василий һәм Алина, Кәримов Рәшит һәм Виктория никахларын рәсмиләштерделәр.
"Безнең гаилә, әлбәттә,14 сентябрьдә сайлауга барачак" - гаилә коручыларның фикере.
«Без матур Татарстанда яшибез, биредә уникаль мәдәният һәм көчле халык. Республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен лидерлар һәм дөрес карарлар кирәк. Сайлауларда гражданлык позициясен күрсәтү - туган ягыбызны үстерү өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу дигән сүз ул», - диде әлеге гаиләләр.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев