Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә патшалар игезәкләре тууы теркәлде

21 гыйнварда Лениногорск ЗАГС бүлегендә 2026 елның беренче игезәк балалары тууы теркәлде.

Патшалар (корольләр) игезәкләре дигән төшенчә бар. Бу әни кеше бер үк вакытта игезәк бала - малай һәм кыз тапкан очракта әйтелә. 

Король игезәкләренең тууы сирәк була торган вакыйга. Статистика буенча, төрле җенесле игезәкләр барлыкка килү ихтималы 1 мең балага якынча берне тәшкил итә. 

Игезәк балалар әти-әниләре -  Мортазин Таһир белән Алинәгә нәкъ менә шундый  сирәк очрый торган  бүләк булды. Бер минут аерма белән аларның кызлары Илүзә һәм уллары Инсаф туган. Игезәкләр тугач, гаилә күп балалы булды. Мортазиннарның хәзер дүрт  баласы бар! 

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әтигә сабыйларның беренче документлары – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау адреслары тапшырдылар. 

фото: ЗАГС бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев