Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә СВО ветеранының никахы булды

Яңа гаилә барлыкка килде.

20 июньдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә  СВО ветераны Андрей һәм Елена никахларын рәсмиләштерделәр.

Андрей – тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән. Чиләбедән 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.
Төрлесен күрергә, төрле авырлыклар аша узарга туры килә. “Батырлык ордены” медале  һәм “Участник СВО” медале белән бүләкләнгән.

Хәрби иптәше Андрейны үзенең туганы – Елена белән таныштыра. Алар бер-берсен ошата һәм ике арада мәхәббәт хисләре кабына.
2025 елда иптәшен коткарганда, Андрей нык яралана, 2025 елның сентябрендә аны комиссовать итәләр.

Ул сөйгәне янына Лениногорскига кайта. Апрель аенда аңа тәкъдим ясый. Ә 20 июньдә  - алар ир белән хатын булдылар.

Андрей белән Еленаны котларга туганнары, дуслары, хәрби иптәшләре килде, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.

Яңа өйләнешкән парга зур бәхетләр телибез.

 

Фото: ЗАГС бүлегеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев