Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә СВО хәрбиенең никахы булды

Җиңү бәйрәме алдыннан Лениногорск ЗАГС бүлегендә СВО хәрбие белән кәләше Алиянең никахы булды.

Алар икесе дә хастаханәдә эшләгәннәр. Кешеләргә ярдәм иткәннәр. Ике арада мәхәббәт хисе кабынып, гаилә корырга уйлыйлар. Тик 2023 елда Ислам Оборона Министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга китә.

Ул – медицина хезмәте ефрейторы. Батырлыгы өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале, Жуков медале, «СВО катнашучысы» медале, «Хәрби батырлык өчен»медале белән бүләкләнгән. 

Ялда чагында сөйгәненә тәкъдим ясаган, кәләше Алия ризалык белән җавап биргән.

ЗАГС бүлегендә никахларын теркәгәч, алар Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев