Лениногорск ЗАГС бүлегендә хәрби операция ветераны никахын рәсмиләштерде (+фотолар)
ЗАГС бүлегендә тантаналы чара үтте.
15 мартта Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә Анатолий Александрович Сухановский белән Ферузә Әнвәр кызы Латипованың никахын теркәү тантанасы булды.
Якташыбыз Анатолий Александрович - хәрби хәрәкәтләр ветераны – махсус хәрби операциядә катнашкан. Махсус билгеләнештәге ирекле отрядта, миномет взводының миномет командиры булып хезмәт иткән. Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – «II дәрәҗә батырлык өчен» медале һәм ЛНР бүләге – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Быел март башында өенә кайтты. Аны яратканы, сөйгәне көтеп алган. Һәм алар никахларын рәсмиләштереп, ир белән хатын дигән статус алдылар.
ЗАГС хезмәткәрләре әлеге парны чын күңелдән котладылар, озын бәхетле гаилә тормышы теләделәр.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев