Лениногорск журналистлары әдәби конкурс җиңүчеләре булдылар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, “Татнефть” Хәйрия фонды ТР Язучылар берлеге катнашында «Җиңүчеләр» («Лица Победы») конкурсы үткәрде.
Ул тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Иҗади эшләрне «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасы дүрт номинация буенча кабул итте.
Конкурста профессиональ һәм үзешчән авторлар катнашкан. Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мөслим, Нурлат, Түбән Кама, Сарман, Ютазы районнарыннан һәм Башкортстаннан – барлыгы 79 кеше катнашкан.
15 майда Әлмәттә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. шунысы куанычлы, “Лениногорск-информ” коллективының өч журналисты җиңүчеләр исемлегенә керде. Алар: “Лениногорские вести” газетыннан – Айсылу Габбасова, “Заман сулышы” газетыннан – Исламия Галимова һәм Розалия Мостафина.
Җиңүчеләрне һәм призерларны “Татнефть” Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Наилә Аль-Әйюби, “Рухият” программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдинова, язучы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият белгече, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов котладылар.
Конкурска килгән эшләрнең тирән эчтәлекле булуын, шундый матур итеп язылуын, шул ук вакытта тарихи мәгълүматлар белән дә тулыландырылуын әйттеләр.
Фото Роман Богатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев