Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 100нче сабый туды

Сабыйны теркәп куйдылар

Лениногорск ЗАГС бүлегендә  яңа туган 100 нче бала теркәлде.

Әлеге сабый  31 мартта Никитин Антон һәм Виктория гаиләсендә икенче бала булып туган. Аңа Адам исеме биргәннәр.

Бу исем куәтле, күп гасырлык риваятьләр белән бәйләнгән исем. Адам исеме борынгы еврей теленнән килеп чыккан һәм "җир" дип тәрҗемә ителә.

Сабыйның беренче документы да әзер, аны киләсе атнага әти-әнисе алырга киләчәк.  

Март аенда Лениногорск ЗАГС бүлегендә 30 бала: 15 кыз һәм 15 малай тууы теркәлгән. Барлык яңа туган сабыйларның акыллы булып үсүләрен телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев