Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 19 команда катнашында «Гыйлем нуры» бәйгесе уза (+фотолар)

Бүген – 29 апрельдә Лениногорскида унөченче “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина уза.

Быел бәйге Мәдәният сараенда үтә.

Әлеге бәйгедә катнашырга дип 18 район килгән һәм бер команда вәкилләре – Лениногорскиныкы. Яшел Үзән, Чаллы, Нурлат, Тукай, Чистай, Кукмара, Мөслим, Бөгелмә, Алабуга, Арча, Казан, Чирмешән, Азнакай, Сарман, Балтач, Баулы, Әлмәт, Яңа Чишмә, Лениногорск командалары.

Шулай итеп, дини белем буенча 19 команда көч сынашачак. Республика районнарыннан мәчет каршындагы курсларда белем алган мөслимәләр командалары катнаша.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, Лениногорск имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов сәламләде. Алар бу бәйгегә нигез салучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Бәйге өч турдан һәм финал өлешеннән торачак. 

Бер турда – алты команда, аннары – икенче турда тагын алты команда һәм өченчесендә – җиде команда булачак.
Һәрбер турда 25 сорау бирелә.

Өч тур үткәннән соң иң көчлеләр финалга чыга һәм бер генә команда җиңүче булачак. 

“Гыйлем нуры” турында соңрак  тулы итеп язырбыз. Нәтиҗәләрне дә сайтка куячакбыз. Безне карап барыгыз, безнең сайтны укыгыз.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйлем нуры Камил хәзрәт Җәлил хәзрәт