Лениногорскида 300нче пар никахларын рәсмиләштерде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 300нче пар никахларын рәсмиләштерде

12 август - гаилә өчен икеләтә тантаналы көн булды.

Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 12 августта  Алексей һәм Анастасия Козиннарның никахлашуы теркәлә.

Яңа өйләнешүчеләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булган: алар 2023нче елның  300 нче
пары иде.
Яшь парлар  никахлашу турында акт язмаларына үз имзаларын куйдылар. ЗАГС бүлеге башлыгы яңа өйләнешкәннәрне яңа гаилә барлыкка килү белән котлады, беренче гаилә документын — никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләк
тапшырды.

фото: ЗАГС бүлеге

 


Нет комментариев