Лениногорскида 514 күпфатирлы йортлар җылылык кабул итүгә әзер
Күпфатирлы йортлар җылылык кабул итүгә әзерлеге турында паспортлар алды.
Бу хакта ЖКХ и С үзәге белгечләре хәбәр итә.
Лениногорск шәһәре һәм районында 514 күпфатирлы йортлар бар. 16 сентябрьгә алар ягу сезонын кабул итүгә әзерлек паспортлары алдылар.
“Җәй айлары дәвамында күп эшләр башкарылды, опрессовкалау, юдырту уздырылды. Барлык йортларда төтен юллары һәм вентиляция каналлары тикшерелде”, - ди белгечләр.
Ягу (җылыту) сезонына сәламәтлек саклау, мәгариф спорт, социаль яклау, мәдәният биналары да әзер.
- Лениногорск шәһәрендә 450 күпфатирлы йортлар.
- Үзәк җылыту белән – 351 йорт
- Шәхси җылыту белән – 99 йорт
- Лениногорск районында 64 күпфатирлы йортлар
- Үзәк җылыту белән – 3 йорт
- Шәхси җылыту белән – 61 йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев