Лениногорскида “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль турында 130дан артык катнашучы булды (+фотолар)
Каһарманыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре Лениногорск Мәдәният сараенда төрле телләрдә яңгырады, “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль туры узды.
Муса Җәлил гомеренең соңгы көннәренә кадәр татарның бөек улы дошман белән көрәшкән. Шагыйрьнең ике дәфтәр шигыре бөтен дөнья булып тарала һәм «Моабит дәфтәрләре» дип исемләнә. Алар 48 телгә тәрҗемә ителә.
Лениногорск Мәдәният сараенда узган әдәби бәйгедә дә аның шигырьләрен төрле телләрдә яңгыраттылар. 130дан артык катнашучы берничә номинация буенча шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Катнашучылар арасында балалар бакчаларына йөрүче нәниләрдән башлап, олы яшьтәгеләргә кадәр бар иде. 20гә якын катнашучы беренче урынга лаек булды.
“Язучы-фронтовикларның әсәрләрен коллектив башкару номинациясендә беренче урын –10нчы балалар бакчасында. “Җәлил татар телендә” номинациясендә 4-6 яшьлекләр арасында:10нчы бакчадан – Риана Кәлимуллина, 7-10 яшьлекләр арасында 11нче гимназиядән Зарина Шәрәфетдинова җиңүче.
4-6 яшьлекләр арасында “Җәлил рус телендә” җиңүчесе – 10нчы бакчадан Ария Шәмгуллина.
“Җәлил рус телендә” номинациясендә – Мәдәният сараеннан Илья Ерофеенко, Амалия Габдерахманова, Ульяна Антипова.
“Җәлил дөнья халкы телләрендә”, 7-10 яшьлекләр арасында 11нче гимназиядән - Марат Галимов, Алиса Шрам.
«Язучылар-фронтовиклар» номинациясендә, 4-6 яшьлекләр арасында 10нчы бакчадан Юлия Рузанова.
“Җәлил татар телендә” номинациясендә 11-16 яшьлекләр арасында җиңүче – 7нче мәктәптән Саид Гарифуллин һәм музыка-рәсем педагогика колледжыннан Илсаф Ситдиков.
Шушы номинациядә өлкәннәр арасында – Флюра Гафиятуллина җиңүче.
11-16 яшь төркеменең “Җәлил рус телендә” номинациясендә беренче урында – Мәдәният сараеннан Есения Сергеева, 7нче мәктәптән Аделина Миннәхмәтова, 2нче мәктәптән Риана Зиатдинова. Олылар арасында – Сания Арсланова.
“Җәлил дөнья телләрендә” номинациясендә 1нче урында – 10нчы мәктәптән Лия Гизитдинова беренчедә. “Җәлилчеләр” номинациясендә берьюлы өч кеше беренче урынга лаек булды: 11нче гимназиядән Фәридә Әхмәтшина, Венера Галимова һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаров.
Розалия Мостафина
фотолар: Ләйсән Мансурова һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2386010.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев