Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида атаклы академик-геолог Иван Губкин истәлегенә куелган бюст бик таушалган хәлгә килгән

Иван Михайлович Губкин (1871-1939) .

Шәһәрдә Агадуллин урамы, 2нче йорт бинасы каршында совет чорында нефть геологиясенә нигез салган академик Иван Губкин истәлегенә бюст бар. Ул 1978 елда төзелгән. Бюст квадрат формадагы постаментка куеп ясалган. Интернет челтәрендә әлеге бюстның скульпторы – Р. Агафонов дип язылган мәгълүматны таптым.

Иван Михайлович Губкин  (1871-1939)  Идел буенда нефть табылачагына 1919 елда ук ышанган булган. Үзенең фәнни тикшеренүләрендә Идел буе һәм Уралда нефть үсешенең промышленность перспективаларын ачарга тырышкан. “... уңай шартларда тормышка дөньякүләм әһәмияткә ия яңа гаять зур нефть районы табылырга мөмкин”. Бу  сүзләр – Губкин цитатасыннан.

Билгеле, бюст күптән ясалгач, ул тузган хәлгә килгән. Әлеге сорау лениногорскилы рәссам Евгений Завитневичны да борчый. “Һәркөн эшкә шушы бюст яныннан үтәргә туры килә. Һәйкәл дә, территориясе дә беркемгә  кирәкми кебек тоела”, - ди ул.
Әлеге сорау белән  Туган якны өйрәнү музее белгече Айгөл Рәхимова да мөрәҗәгать итә. “Ситуация уңай якка үзгәрерме икән?” – дип, сорауны ВКонтакте челтәрендә куйган.

Шунысы бар: лениногорскилылар социаль челтәргә борчулы сорауларны язсалар, администрация яисә Башкарма комитет сорауларга җавап бирергә тырыша, хәл итү юлын эзли. Шушы бюст мәсьәләсенә дә администрациядән җавап бар.

“Бүгенге көндә Губкин бюстын реставрацияләү өчен өстәмә финанс средствосы эзләү эше бара. Әлеге сорау җитәкчелек контролендә тора. Бюст территориясендә урнашкан сәгатьне ясау, механизмын ремонтлау өчен махсус белгеч эзлибез. Моңа кадәр булган белгечләр сәгатьне эшләтеп җибәрә алмады”, - дип, кольцода урнашкан сәгатьнең эшләмәү сәбәбен аңлатканнар.

Димәк, якын киләчәктә бюст ремонтланыр дип көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев