Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Автоледи-2026» конкурсы узды

Быел әлеге традицион конкурсны Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгына багышладылар.

Быел үзләрен автоледи итеп сынап карарга 7  хатын-кыз килде. Конкурсның теория өлеше 7нче мәктәп территориясендә урнашкан автомәктәп базасында узды. 

Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова конкурста катнашучыларга уңышлар теләде.

“Без – хатын-кызлар максатчан, көчле. Сез бу сыйфатларны конкурста да расларсыз. Машина йөртү хокукыгыз бар, шулай булгач, “Автоледи” исеме өчен сынашырга була. Дулкынлануларны бер читкә куеп, теория сорауларына гына игътибарны туплагыз”, - диде ул. 

Гүзәл затларга 20 сорауга җавап бирү өчен 20 минут вакыт бирелде. Имтихан тапшыру өчен алар 400 сорау буенча әзерләнгәннәр, күпләрнең машина йөртү стажы шактый булса да,  ә бу еллар эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә бик күп үзгәрешләр кертелде.

Конкурсның теоретик өлешен тапшырганнан соң, катнашучылар иҗат темасын да онытмадылар, юл темасына үзләре язган шигырьләрен укыдылар.

“Автоледи-2026” конкурсының җиңүчесе – Гөлнара Галиева булды. Аның машина йөртү стажы – 30 ел. Бу конкурста икенче ел катнаша һәм икенче ел җиңү яулый. Конкурсның теория өлешендә барлык сорауларга да дөрес җавап бирде. 
“Мин ныклап әзерләндем. Былтыр җиңү яулагач, быел да сынап карарга булдым. Һәм җиңүче булдым”, - ди ул. 

Икенче урында – Римма Евдокимова. Өченче урында – Эльмира Кәримова. 

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесеннән призлар тапшырылды. 

Бүләкләрне Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Елена Никитина тапшырды. 

"Сез булдырдыгыз, әфәрин, -  диде ул конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. -  Иң мөһиме - юлларда һәлакәтләрнең булмавы һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тулы иминлеге. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләрдән хәбәрдар булыгыз”.

Елена Александровна әйтүенчә, “Автоледи” конкурсы ул автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен һәм катнашучыларның иҗади сәләтләрен тикшерүне берләштерә.

Автомобиль сөюче хатын‑кызларның машина йөртү осталыгын арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, катнашучыларның машина йөртү күнекмәләренә ышанычын арттыру – әнә шундый максатлар белән үткәрелә бу бәйге. 

 

фотолар: Ильмира Гареева.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев