Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида авыл мөслимәләре арасында викторина узды

Лениногорскида «Ихлас» мәчетендә авыллардан килгән мөслимәләр арасында викторина узды.

Аны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрат Раупов нәсихәт белән башлап җибәрде. Ләйлә ханым Гыймранова уннан артык авыл мөслимәләре вәкилләре өчен бәйгене әзерләп алып барды.

Мөслимәләр ислам дине нигезләре буенча төрле сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, тест үттеләр.

Куакбаш, Урдалы, Зәй-Каратай һәм Шөгер авылларыннан килгән апалар, хатын-кызлар уку елында актив катнашканнары өчен аерым зур бүләкләргә лаек булдылар.

Викторинага килгән мөслимәләр намазлыклар һәм зәм-зәм суы белән бүләкләнделәр, үзләренең рәхмәтләрен Лениногорск мөхтәсибәтенә җиткерделәр. Викторинадан соң бергәләшеп чәй табыны янында дога кылдылар. Барысы да бик канәгать калдылар.

Чыганак: https://t.me/islam_v_leninogorske

фото: https://vk.com/shugurovo_116

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X