Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида авыл хуҗалыгы идарәсе Кубогына бильярд турниры узды

Лениногорск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Кубогына бильярд турниры булып узды. Мондый Кубокка бильярд уеннары беренче тапкыр үтте.

 

Турнирны идарәнең матди ярдәме белән үткәрү мөмкин булды, ә район агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты оештыру ягын үз өстенә алды.

Лениногорск шәһәре һәм районында чын - чынлап бу уен белән һәм күптәннән мавыгучы ветераннар да, яшьләр дә бар. Турнирда икенче урынны алган Михаил Ежовка, мәсәлән, 81 яшь. Ул инде 65 ел дәвамында уйнап, бильярдның бөтен нечкәлекләренә төшенгән ветеран уенчы. Ә Сережкинодан килгән, авыл хуҗалыгы хезмәткәре Валерий Пимуков – әле күптән түгел уйный башлаган һәм өметле күренгән бильярдчы.

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе аларны берләштереп, өч көн буена дәвам иткән матур спорт бәйрәме ясады.  Турнирның икенче көнендә уен җитди төс алды, чөнки алдагы көн инде кемнең – нәрсәгә осталыгына ачыклык кертә башлаган иде. Өченче көндә исә беренче бильярд турнирының җиңүчеләре билгеле булды.

Беренче урынга бильярд белән күптәннән мавыгучы Исмаил Сингатуллин чыкты, авыл хуҗалыгы идарәсе Кубогына ия булды. Икенче урында – Михаил Ежов. Тагын бер бильярдчы-ветеран Атлас Бәдгетдинов – өченче урында. Дүртенче урынны яулаган Иван Харланов та – ветеран уенчы.

Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 

Бильярд турнирында барлыгы 24 уенчы катнашты. Әлеге турнирны оештыру инициативасы белән шәһәр һәм районыбызның хөрмәтле кешесе, озак еллар дәвамында аның башлыгы булган Исхак Әюп улы Садриев чыккан.

Бильярд турниры киләчәктә дә дәвам итәр дигән өмет тудырмый калмады, билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев