Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балалар коляскалары парады узачак

Балаларны яклау көне уңаеннан

 Халыкара балаларны яклау көнендә, ягъни 1 июньдә балалар коляскалары парады конкурсы узачак.

Мондый төрдәге чара Лениногорскида моннан берничә ел элек үткәрелгән иде.

Конкурсны Лениногорск Мәдәният идарәсе уздыра.

Конкурста гаиләләр (әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары) балалар белән бергә катнаша ала, әлбәттә, коляскада баланың булуы төп шарт булып тора.

Конкурс өчен җәйге яки кышкы варианттагы колясканы кулланырга була. Аны “Яшь патриот”, “Иң матуры һәм игътибарны җәлеп итүче”, “Техно-коляска”, “Спорт рекорды”,  “Коляска-сказка”, “Үзенчәлекле жанрдагы коляска” темалары стилендә бизәргә кирәк булачак.

Катнашырга теләүчеләр 23 майга кадәр гариза тапшыра. Аны электрон форматта leninogorsk.dk@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин яки Мәдәният сараена, кабул итү бүлмәсенә китерергә була.

 

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев