Лениногорскида балаларның юлларда җәрәхәтләнүләрен булдырмау өчен алдынгы алымнарны куллану турында сөйләштеләр
Шәһәрнең 3 нче балалар бакчасында балалар юл-транспорт травматизмы буенча муниципаль база мәйданчыгы утырышы узды.
Штаттан тыш мәктәпкәчә белем бирү инспекторлары уеннар һәм иҗат аша балаларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен формалаштыру турында фикер алыштылар. Әлеге юнәлештә 3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре алдынгы алымнарны тәкъдим иттеләр, алар арасында ком терапиясе элементлары белән «Ком кешесенең юл дәресе”, “Баланың акыл һәм кул осталыгын үстерү өчен уеннар», дәресләр өчен күрсәтмә һәм өйрәтү материаллары ясау буенча мастер-класс та бар иде.
Балалар мавыгып «Күренеп тору — стильле" дип аталган, яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетелгән киемнәрдән дефиле-шоу үткәрделәр. Катлаулы геометрик фигурадан торган бизәкләр һәм юл билгеләре ясау буенча мастер-класс та күңелле узды.
Очрашу «Игромир безопасности» рәсем күргәзмәсе һәм «Зеленый огонек - 2026» район бәйгесендә җиңүче балаларны бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләрне Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова тапшырды.
фотолар: Э.Кирдяновадан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев