Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида батырлык һәм кыюлыкның яңа символы — Россия Герое Дамир Исламовка мурал барлыкка килде

Ачылыш булды

Лениногорскида батырлык һәм кыюлыкның яңа символы — Россия Герое Дамир Исламовка мурал барлыкка килде. Чара «Геройлар йөзе» федераль проектының «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Тантаналы ачылышта Марат Гирфанов, геройның сеңлесе Регина гаиләсе белән, яшь армиячеләр катнашты.

Монументаль эш Чайковский урамындагы 18 нче йортның фасадына урнаштырылган. чарада Дамир Исламовның батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Шулай ук бу көнне Дамир Исламов исемендәге 6 нчы мәктәп территориясендә урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Гвардия өлкән лейтенанты, танк взводы командиры Дамир Нәзир улы Исламов махсус хәрби операциядә тиңдәшсез батырлык күрсәтеп һәлак булды.  Офицерга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

 

  • «Геройлар йөзе» федераль проекты балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр һәм фидакарь хезмәт геройларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Мисал итеп Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, хезмәт ветераннарын, шулай ук күренекле тарихи һәм фәнни шәхесләрне илһамландыручы образлар китерелә.

фото: мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев