Лениногорскида бер сарайда чыккан янгында ир-ат пешкән
Лениногорскиның Широкая урамындагы шәхси йорт сараена ут капкан.
Беренче карашка әллә ни зур булып тоелмаса да, әлеге янгын кеше сәламәтлегенә зыян китерми калмаган. Сарай хуҗасы тәне пешеп хастаханәгә озатылган.
Агач бүрәнәләрдән корылган кечкенә сарайда чыккан янгын нибары 4 квадрат метр мәйданны гына тәшкил иткән. Хуҗа кеше утны үзе дә сүндерә алам дигән ышаныч белән аңа каршы көрәшә башлаган. Нәтиҗәдә 75 яшьлек ир-ат беренче-икенче дәрәҗәле пешү алган, аның тәненең 12 проценты җәрәхәтләнгән. Хуҗа кешене район үзәк хастаханәсенә озатырга туры килгән.
Сарайда янгын электр җиһазларыннан куллану кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан дип фаразлана.
Фото: республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев