Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида беренче тапкыр олы яшьтәгеләр өчен яңа ел тамашасы узды

Мәдәният сараенда бал үтте.

Лениногорскида беренче тапкыр шәһәребездә яшәүче актив тормыш алып баручы пенсия яшендәгеләр өчен – без аларны “көмеш” яшендәге ветераннар дип йөртәбез – яңа ел тамашасы, бал узды.  

Ул чын мәгънәсендә бал иде. Җитез хәрәкәтләр белән биючеләрнең вальс әйләнүе матурлык тудырды. 

Коллективлар чыгышы, ветераннар хоры, халык җырлары, такмаклар  - барысының да күңеленә хуш килде. 

Әлбәттә, яңа ел тамашасы Кыш бабайдан  һәм Кар кызыннан башка узмады. Алар бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен күрде.

Лениногорскиның «Бирлик » Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамиз Мамедов һәм Мостафа Рамиз оглы белән берлектә балда катнашучыларның һәркайсы өчен күчтәнәчләр әзерләгән иде.  

Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов олы яшьтәге ветераннарга шәһәр һәм район тормышында актив иҗтимагый эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт белдерде. 

Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады, изге теләкләр җиткерде.

Ветераннар рәхәтләнеп аралашты, күреште. Барысы бергә кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән ясадылар.

 

Ләйсән Мансурова фотолары

фотолар ГАЛЕРЕЯда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев