Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Безнең ишегалды" программасы буенча 37 йорт ишегалдында эшләр бара

“Безнең ишегалды” Президент программасы буенча шәһәр һәм районда йорт ишегалларында эшләр бара. Программа 5 ел эшләячәк, шушы еллар эчендә Лениногорск районында 199 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

Агымдагы елда Лениногорск районының 46 ишегалды төзекләндереләчәк. Аңа юлларны асфальтлау, шулай ук җәяүлеләр өчен булган тротуарларны төзү, яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын ясау, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру керә.

 Республика программасы буенча 2014 елга кадәр төзелгән, элек башка программалар буенча ремонт булмаган ишегаллары ясалачак.

Бүгенге көндә Лениногорскида 37 ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. 29 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, яктырту баганалары һәм яктырткычлар монтажланган, кече архитектура формалары куела.

Эш барышын күзәтергә дип, Садриев урамы 7А, 11нче йорт ишегалларына килдек. Биредә эш күләме бик зур, чөнки биредә Садриев урамы 7А, 9А һәм 11нче йорт, Кутузов урамы 17нче, 19нчы, 21А йорт һәм Шашин урамы 42,44,46нчы йорт ишегаллары бер-берсе белән янәшә урнашкан, тулы бер квартал хасил итә. Эшләр алда язылган ишегалларында башланган. Эшләрне башкаручы җәмгыять эшчеләре әйтүенчә, Садриев урамы 7А, 11нче йорт ишегаллары бөтенләй үзгәрәчәк. Йорт янындагы  тротуарны киңәйткәннәр һәм яшеллек зонасы ясап куйганнар. Шулай ук парковка урыны да киңәйгән.

“Эшләр тулы куәтенә бара. Ишегалды төптән үзгәреш кичерә. Монда ремонт күптән кирәк иде. Хәзер тротуар да ясап куйдылар, машиналар юлы аерым. Бик уңайлы килеп чыгарга охшаган”, - ди йортта яшәүче Рәйхан Мингазова.
Йорт ишегалларында төрле техникалар эшли һәм 30га якын эшче көч куя. “Йортларда яшәүчеләр ремонт барышы белән кызыксынып торалар, яныбызга килеп тәкъдимнәр дә әйтәләр. Аларның фикерләрен администрациягә җиткерәбез, шулай бергә, киңәшләшеп эш итәбез”, - диләр эшчеләр.

“Мондый ремонтны күргән юк иде әле, барысын да үзгәртәләр. Рәхмәт үзләренә”, - ди Наҗия Галимова.

 

Розалия Мостафина фотолары

  • Белешмә. “Безнең ишегалды” Президент программасы 5 елга исәпләнгән. Программа 2000 елда эшли башлады. Ул елны Лениногорскида 25 ишегалды, узган елда 29 ишегалды ясалды. Эш барышын сайт аша яшәүчеләр дә күзәтеп бара ала, шулай ук кайсы ишегаллары төзекләндерүгә кертелгәнлеге хакында программа сайтында –  https://dvor.tatar тулы мәгълүмат бар. Программада ишегалларын комплекслы төзекләндерү каралган. 5 ел эчендә Татарстанда 6,7 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев