Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр бара

Ишегаллары яңарачак.

Җәйге сезонда “Безнең ишегалды” республика программасы буенча эшләр башлана. Быел Лениногорскида 16 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

Бүгенге көндә Гагарин урамы, 23нче йорт ишегалдын ясау эшләре бара. Урам утлары куйганнар инде, спорт һәм балалар мәйданчыгы ясала. Квартал эчләрендәге юлларны асфальтлау эшен башкаралар.

Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы 18нче, 20нче йорт ишегалларында эшләр тәмамлану алдында. Балалар өчен мәйданчык ясыйсылары бар әле.

Тынычлык урамында 2нче, 8нче, 8А, 3нче, 5нче, 7нче йорт ишегалларында да төзекләндерү, ясау эшләре бара.

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча 2020 елдан 2023 елга кадәр барлыгы 124 ишегалды төзекләндерелгән, шул исәптән 32се – районда.

Лениногорск шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков  әйтүенчә, 2022 елда иң күп ишегаллары төзекләндерелгән, ул чакта алар саны 46га җиткән. “Шулай ук райондагы авыллар, әйтик, Шөгердә, Зеленая Рощада, Яңа Писмәндә, яңа Чыршылыда ишегаллары төзекләндерелде. 2023 елда шәһәрдә 24 ишегалды ремонтланды”, - ди ул.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев