Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы командасы халык белән очрашачак

Бу-төзелеш эшләре барышы турында белү һәм программа буенча кызыксындырган барлык сорауларны шәхсән архитекторга, район проектлаучысына һәм администрация вәкилләренә бирү мөмкинлеге.

6 марттан 7 апрельгә кадәр Казанда һәм республиканың 11 муниципаль районында быел «Безнең ишегалды» программасы буенча очрашулар узачак.

Лениногорскида 9 мартта 18:00 сәгатьтә Мәгариф идарәсенең актлар залында (Шашин пр., 22) «Безнең ишегалды» программасы командасы быел программа буенча ишегалларын төзекләндерәчәк Лениногорск халкы белән очрашачак.

Районнардагы очрашуларда ишегалды пространстволарын проектлаучылар булганлыктан, алар проект карарларын аңлатып, төзекләндерү схемалары буенча сорауларга җавап бирә алачаклар.

Очрашулар расписаниесен «Безнең ишегалды» программасының социаль челтәрләрендә һәм Dvor.tatar. сайтында карарга мөмкин.

Быел Лениногорскида 24 ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Узган 46 ишегалдында эшләр башкарылды.

 

Розалия Мостафина фотосы. Узган ел ремонт барышында төшерелгән фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев