Лениногорскида Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгында бушлай консультацияләр узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгында бушлай консультацияләр узачак

Татарстанда гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы 6 июльдән 12 июльгә кадәр уза.

Әлеге хокукый ярдәм атналыгы кысаларында, Лениногорскида күпбалалы гаиләләр, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Лениногорск ЗАГС бүлеге бинасында (Булгаков урамы, 1А йорт, 4нче кабинет) түләүсез консультацияләр узачак.

6 июльдә 10.00-11.00 сәгатьтә адвокат кабул итәчәк.

7 июльдә 10.00-11.00 сәгатьтә Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиб-психологы кабул итә.

8 июльдә 10.00-11.00 сәгатьтә Социаль фонд Клиент хезмәте белгече сорауларга җавап бирәчәк.

9 июльдә 10.00-11.00 сәгатьтә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы учреждениесе белгече кабул итәчәк.


Алдан язылу кирәкми.

 

 


Нет комментариев