Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида булачак табибларның хезмәт семестры ачылды

Россиянең төрле регионнарыннан 24 студент медицина хезмәткәрләре буларак, беренче практик адымнарын ясаячак.

Лениногорскида 13 июльдә “Призвание” Бөтенроссия студентлар медицина отрядының хезмәт семестры ачылу тантанасы узды. Чара ЗАГС бүлеге бинасында үтте.

“Призвание” Бөтенроссия студентлар медицина отряды – Россия хезмәт проекты. Мондый проект Татарстанда 2017 елдан бирле эшли. Әлеге проект Лениногорскида икенче ел “Татнефть” ярдәме белән тормышка ашырыла.

Быел Лениногорскига Россиянең 12 регионыннан 24 студент, шуның 4се – Беларусь Республикасыннан килделәр.

Студентларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, “Татнефть” Грантлары” программасы җитәкчесе Эльмира Газизова, республика студентлар хезмәт отряды үзәге директоры Василий Ислаев, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров һәм РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котлады, хезмәт семестрын уңышлы гына башкарып чыгуларын теләделәр һәм Рәгать Хөсәенов киләчәктә район сәламәтлек саклау системасына эшкә кайтырга чакырды.

Студентларга өченче хезмәт семестрына юлламалар тапшырдылар.

Студентлар Лениногорск үзәк район хастаханәләрендә һәм медсанчастьтә кече һәм урта персонал сыйфатында эшләячәк.

Хезмәт семестры 25 августка кадәр дәвам итә.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8972079.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев