Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Буыннар бәйләнеше» бәйгесенең муниципаль этабы үтте

Лениногорскида «Буыннар бәйләнеше» компьютерда күп төрле ярыш буенча республика чемпионатының муниципаль этабы узды.

Шәһәрдәге яшьләр үзәгендә республика чемпионатының муниципаль этабында гаилә командалары катнашты, гаилә командасы составында өч кеше иде. 6нчы, 7нче, 8нче мәктәп укучыларының гаиләләре ярышты.

Чемпионат балалар, аларның ата-аналары һәм өлкән буын гражданнары арасында көндәлек тормышта заманча компьютер технологияләрен үзләштерүне һәм куллануны популярлаштыру; гаиләне, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырыла. 

Командаларга смартфонда, яндекс эзләү системасында мәгълүмати һәм финанс иминлеген белүне таләп итүче биремнәрне үтәргә кирәк иде. 

Барлык гаилә командалары чемпионат биремнәрен бик яхшы башкардылар.  Чемпионат тәмамланганнан соң, Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Фәридә Усманова, киеренкелекне бетерү максатыннан, катнашучылар белән көлү буенча йога үткәрде.

Әлеге ярышта беренче урынны - 8нче мәктәпнең Фәрхетдиновлар гаиләсе алды. 8нче мәктәп укучысы Риналь Фәрхетдинов, аның әбисе – Фәнүзә Саримова һәм әнисе – Ләйсән Фәрхатовна катнашты. Алар Казанга республика этабында катнашырга барачаклар.

Икенче урынны Гиматдиновлар гаиләсе  һәм өченче урынны Хохловлар гаиләсе алды. 

 

фото:https://vk.com/mc_leninogorsk2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев