Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида дартс буенча өлкән буын вәкилләре арасында ярыш үтте

Һәр елда үткәрелеп килүче “Третий возраст” (Өченче яшь) республика спартакиадасында дартска мөһим урын бирелә.

Лениногорск пенсионерлары командасы да бу ярышларда актив катнаша. Шәһәрнең “Яшьлек” спорткомплексында узган бәйгегә 60 яшькә кадәрге, 70 яшькә кадәрге һәм 70 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырылган иде.

"Дартс-дөньядагы иң борынгы уеннарның берсе, бүгенгесе көндә ул бездә дә популярлык казанды. Уенның үз стандарт кагыйдәләре, очколар җыю шарты бар. Турнирны оештыручылар ярышлар алдыннан безгә барысын да аңлаттылар”, - дип сөйли Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Фәридә Усманова.

Фәридә ханым  ел саен  республика спартакиадасында катнаша, узган ел өченче призлы урынны яулап алуга ирешкән. Ә Лениногорскида узган дртс турнирында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

60 яшькә кадәрге яшь категориясендә Рушания Гыйләҗева һәм Григорий Дубровин беренче урыннарга чыктылар.
 Ир -атлар арасында 70 яшькә кадәрге уенчылар  арасында Игорь Ванюрихин җиңүче булды, 2 нче урында – Фәрит Вәлиев, 3 нче урында – Ренат Гәрәйшин.

Хатын-кызлар арасында алтын – Марина Сафинада, көмешне Тамара Еремина яулап алды, Фәридә Усманова  бронзага ия булды.

 70 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында җиңүче – Алевтина Репсаева.

 Ир - атлар арасында 1 нче урында – Рафаил Баһманов, 2 нче урында – Әнәс Вәлиев, 3 нче урында – Якуп Халиков.

Мондый турнир әле Лениногорскида беренче кабат кына узды, әмма катнашучыларны алдагы спорт бәйгеләренә рухландыручы чара булды.

 

фото: Ф.Усмановадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев